Казан, 1912. — 344 б.
Широкоизвестный среди тюркоязычных народов учебник арабского языка Шифахия (Шифаһия / Устные уроки) написанный татарским просветителем Ахматхади Максуди более 100 лет назад. До сих пор сохраняет популярность.
Данная книга является оригиналом написанном на старотатарском языке (поволжский тюрки).
Мәкятиб-е рөшдиянең беренче сыйныф таләбәсенә лөгат вә мөкяләмә-е гарәбияне тарикъ-ы гамәли өзрә шифаһән тәгълим итмәк өчен җәмгъ вә тәртип ителмеш мәҗмүга-е лөгат-е гарәбиядер.
Мөкаддимә.
Лисан-е гарәби.
Әл-хәмдө ли-Лляһ без казаниләр, ягъни Казан төркиләре һәр беремез мөселманлармыз. Мәгълүмемездер ки дин-е ислам гарәпстанда зоһүр итте. Мөхтәрәм пәйгәмбәремез хәзрәтләре әүляд гарәптәндер, лисан-е мөбарәкләре дә гарәби иде. Дин-е мөбинемезең мөкаддәс китабы улан Көръән-е кәримең аятләре вә нәбиемез хәзрәтләренең хәдис-е шәрифләре һәр бере гарәпчәдер. Голүм-е диния китапларымызың бөек вә мөгътәбәрләре гарәп лисаны өзрә язылмышлардыр. Намазда вә башка гыйбадәтемездә укымакта улдыгымыз догалар һәр бере гарәбидерләр. Эштә ошбу җиһәтләрдән лисан-е гарәби безем лисан-е диниемездер. Шу сәбәптән һәр бер кямил мөэмин вә мөселман улан кемсәя гарәпчә белмәк фарыз дәрәҗәсендә бик ляземдер. кәмал ихлас илә мөселманлыгы дәгъвә итеп тә лисан-е диниемез улан лисан-е гарәби-е мөбине белмәмәк әһл-е ислам өчен бөек гаеп вә косурдыр.
Әлфаз-ы гарәбия һәр бер әкъвам-е төркиянең лисан-е әдәбиләренә карышмыш вә һәнүз карышмактадыр. Лисан-е гарәбинең бер такым лөгат-е гадия вә кавагыйд-е мөһиммәсене белмәян кемсәя лисан-е әдәби өзрә язылмыш төрки китап вә җәридәләре аңламакта мөшкелдер. Һәр мөселмана бер микъдар гарәпчә белмәк динән фарыз дәрәҗәсендә улдыгы кебе мәгариф вә мәгълүмат илә мөтәнәүвәр вә мөтәһәззәб улачак әфкяр-е җәдидә әрбабы кәнеч мөселманлар өчен дә гакълән беренче ләваземдәндер.
Лисан-е гарәби беленмәс дәрәҗәдә низамсыз авыр бер лисан дигелдер. бәлке һәр бер һәвәскяр беләчәк дәрәҗәдә кагыйдәле, мөнтәзам вә фәсыйх бер лисан-е әдәбидер. сөһүләтле тарикъ илә тәгълим ителерсә, бер сәнә эчендә укымага вә язмага белән һәр мөбтәди би-гыйнаят-е Лляһ гарәпчәе бик гүзәл беләчәгендә һич шөбһә юктыр. фәкат эш мөтәгаллимең һәвәс вә зәкявәтейлә мөгаллимең тарикъ-ы тәгълимендә һәм васита-е тәгълим улачак китабың интизамындадыр.
Ошбу мәҗмүга.
Ошбу мәҗмүга лисан-е гарәбинең лөгат вә кавагыйденең һәр икесене берлектә тәгълим итмәк өчен тәртип ителмеш бер китаптыр. Бу китапта мәндәрәҗ-е лөгат-е мөтәфәрриканың һәр берене кавагыйд нәхвиясенә тәтъбикан тәркиб итмәя милкә тәхсыйл итән кемсә, белмәдеге ләгатьләр тәссадөф иттектә ихтари вә камус кебе гарәби ләгат китапларына мөраҗәгать итә, итә, тәдриңән әксәр көтөб вә җәраид-е гарәбияе мөталәга итмәя вә лисан-е гарәби-е әдәби өзрә гарәпләрлә мөкяләмә итмәя һәм гарәпчә мәктүбләр язмая мөкътәдир ула беләчәкдер. Чөнки бу китапның йөз дәресенә җәмигъ кавагыйд мөһиммәсе илә ике мең кадәр лөгат-е гарәбия дәрҗ улынмыштыр. Һангы лисандан улса да, бер кемсә шу лисаның ике мең кадәр лөгатне кавагыйд-е мөһиммәсейлә бәрабәр хифз вә забыт итәрсә, гүя у лисаны белмешләрдән гадд ителмәктәдер. Бинаән галәйһи бу мәҗмүгае кямил игътинан вә иҗтиһад илә тәхсыйл вә тәгаллөм итмәк лисан-е гарәбидә мәхәббәте улан һәр бер мөселман өчен ляземдер. Мәкятиб-е рөшдия шәкерданына лөзүме исә, бәян вә исбатә билә мөхтаҗ дигелдер.
Бу китабың тарикъ-ы тәгълиме ахырына дәрҗ кылынмыштыр.